news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Сәлимгәрәев: Карантин чикләүләре чорында дөрес мәгълүматка ышаныч артты

«Татмедиа» агентлыгы коллегиясендә Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнаша.

Айдар Сәлимгәрәев: Карантин чикләүләре чорында дөрес мәгълүматка ышаныч артты
Лилия Заһидуллина

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әйтүенчә, карантин чикләүләре чоры профессиональ редакцияләр әзерләгән сыйфатлы дөрес мәгълүматка ышаныч артканын күрсәтте.

Бу хакта ул агентлыкның коллегия утырышында сөйләде.

«Татарстан элеккечә Россиянең укырга яратучы төбәкләренең берсе. Матбугат белән тәэмин итүдә алдынгы урында. Ләкин без контент кулланылышы һәм традицион модельләр үзгәргәнен аңлыйбыз — контент җиткерү өчен онлайн, мобиль каналлар, социаль челтәрләр аша укучылар белән туры коммуникация барлыкка килде. Пандемия чорында басма ММЧ дистрибуциясе проблемалары кискенләште. 2020 елгы локдаун вакытында киосклар эшчәнлеге туктавы берәмлекле тиражлар кимүенә китерде — 2021 ел башына алар бөтен илдә яртылаш кыскарды», — дип искәртте Айдар Сәлимгәрәев.

Ул, шулай ук, моңарчы коммуникатив функция үтәгән социаль челтәрләр бүген кулланучылар өчен ышанычлы мәгълүмат чыганагы булганын әйтте. «Һәр дүртенче Россия кешесе социаль челтәрләрдә тәкъдим ителгән ММЧ ларга ышана. бигрәк тә бу яшьләрдә сизелә», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100