news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Сәлимгәрәев күп балалы гаиләдә үсүче сабыйларның Яңа ел хыялын тормышка ашырды

«Теләкләр чыршысы» акциясе Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Чаллы шәһәрендә күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче сабыйларның Яңа ел теләкләрен тормышка ашырды. Ул аларга смарт-сәгатьләр бүләк итте.

«Бүген Кыш бабай балаларга бүләкләрне тапшырды. Оештыручыларга мондый акция өчен рәхмәт. „Татмедиа“ Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәетгәрәй улы Сәлимгәрәев безнең тылсымчы булды. Сезгә һәм сезнең хезмәткәрләрегезгә бүләкләр өчен рәхмәт», — дип сөйләгән инстаграмда үз сәхифәсендә балаларның әнисе Евгения.

Күп балалы ана Айдар Сәлимгәрәевка Яңа ел могҗизасы өчен рәхмәт әйткән, шулай ук бәхетле Яңа ел теләгән.

«Теләкләр чыршысы» акциясе Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

Ул Ставрополь краенда авыр чирдән интегүче укучы кызның Яңа ел теләген үтәгән инде. Кыз «Аккош күле» балетын карарга хыялланган. Шулай ук Бурятиядә яшәүче авыру малайның да теләгән үтәгән, ул янгын сүндерүче булырга теләгән. Мәскәү өлкәсеннән 14 яшьлек Марк гаиләсенә Россия Президенты фатир мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итте.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100