Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айдар Сәлимгәрәев хат ташучылар җитмәгән районнарны атады
Ул «Татмедиа» АҖ матбугат чараларының баш редакторлары арасында сораштыру үткәрелгәнен әйтте.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда күпчелек район редакцияләренең төп проблемасы торак пунктларда хат ташучылар җитмәве. Бу хакта «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев йомгаклау коллегиясендә сөйләде.
Ул «Татмедиа» АҖ матбугат чараларының баш редакторлары арасында сораштыру үткәрелгәнен әйтте. Аның нәтиҗәләре Лаеш, Мамадыш, Кайбыч, Менделеевск, Яңа Чишмә, Питрәч районнарында хат ташучылар җитмәвен күрсәткән.
«Минзәлә районында дистәләгән авылларга бер хат ташучы хезмәт күрсәтә. Әтнә, Биектау, Лениногорск, Ютазы, Бөгелмә, Тукай районнары торак пунктларында почта бүлекләре ябыла. Кама Тамагы районында элемтә бүлекләре алты торак пунктта юк», — диде Айдар Сәлимгәрәев.
Аның сүзләренчә, үзәк, республика, шәһәр һәм район басмаларына язылу турында сөйләгәндә, 2021 елның шушы чоры белән чагыштырганда, 8,3 процентка кимү күзәтелә.
«Республика газета-журналларының тиражлары барыбер кисәк төшмәде», — дип, ул моңа Дәүләт Советы ярдәме белән ирешелгәнен әйтте. Парламент мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм социаль яклау өлкәсе учреждениеләре өчен газета-журналларга язылуны оештыра.
Шулай ук, «Татмедиа клуб» проекты булдырылган. Анда Татарстан район һәм авылларында басма матбугатны агентлар аша турыдан-туры сату гамәлгә кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз