news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Сөләйманов җырларына тавыш бирү бара

Татар җырчысы этно-поп жанрындагы заманча җыр конкурсында республиканы тәкъдим итә.

Айдар Сөләйманов җырларына тавыш бирү бара
Рамиль Гали

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов Якутиядә уздырыла торган «Биир кун -2018» конкурсында Татарстанны тәкъдим итә һәм хәзерге вакытта катнашучыларга тавыш бирү бара.

“Мине конкурска Татарстан Мәдәният министрлыгы җибәрде. 17 февральдә конкурсның финалы була. Җырчыларны төрле регионнардан килгән жюри бәяләячәк һәм тавыш бирү этабына да нәтиҗә ясалачак, – диде Айдар Сөләйманов “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Татарстаннан жюри әгъзасы – композитор Эльмир Низамов”.

“Конкурс шартлары буенча, бөтен җыр туган телдә башкарыла. Мин ике халык җыры һәм композитор әсәрләре сайладым”, – ди Айдар Сөйләйманов. Болар – “Илче Бага” һәм “Рәйхан” халык җырлары, Ренат Харис белән Резеда Әхиярованың “Зәңгәр томан”, Ренат Харис белән Эльмир Низамовның “Атлар чаба” җырлары. “Атлар чаба” – “Төрквидениедә” икенче урын алган җыр, “Илче бага” – “Үзгәреш җиле – 2016”да тәкъдим ителгән иде.

«Биир кун» («Под одним солнцем») – I регионара интерактив этно-поп жанрындагы заманча җыр конкурсы. Якутиядә уздырыла. Конкурста Россиянең 11 регионы – Алтай Республикасы, Башкортстан, Бурятия, Татарстан, Удмуртия, Чувашия, Кырым Республикасы, Чукотка, Тыва, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Саха (Якутия) Республикасыннан 11 җырчы катнаша.

Айдар Сөләйманов 8 нче номер белән билгеләнгән. Җырчыга тавыш бирү өчен 5577 номерына Шоу 8 дип смс җибәрергә кирәк. Смсның саны чикләүләрсез. 


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100