Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айдар Сөләйманов Якутия примадоннасы белән татарча җырлаячак
Айдар Сөләйманов «Биир күн» («Под одним солнцем») I төбәкара интерактив этно-поп жанрындагы заманча җыр конкурсында Татарстанны тәкъдим итә.
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов Саханың иң шау-шу тудыра торган йолдызы - Якутия примадоннасы Сахая – Владлена Бурнашева белән татарча җырлаячак. Дуэтның премьерасы Якутиядә уздырыла торган «Биир күн -2018» конкурсының гала-концертында булачак.
Искәртеп үтәбез, Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов «Биир күн» I төбәкара интерактив этно-поп жанрындагы заманча җыр конкурсында Татарстанны тәкъдим итә, һәм хәзерге вакытта катнашучыларга тавыш бирү бара.
«Биир күн» – I төбәкара интерактив этно-поп жанрындагы заманча җыр конкурсы Якутиядә уздырыла. Конкурста Россиянең 11 төбәге – Алтай Республикасы, Башкортстан, Бурятия, Татарстан, Удмуртия, Чувашия, Кырым Республикасы, Чукотка, Тыва, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Саха (Якутия) Республикасыннан 11 җырчы катнаша. Конкурс шартлары буенча, җырлар катнашучыларның туган телендә башкарыла.
Айдар Сөйләйманов конкурс өчен “Илче Бага” һәм “Рәйхан” халык җырларын, Ренат Харис белән Резеда Әхиярованың “Зәңгәр томан”, Ренат Харис белән Эльмир Низамовның “Атлар чаба” җырларын сайлаган. “Атлар чаба” - “Төрквидение” халыкара фестивале өчен махсус язылып, икенче урын алган җыр, “Илче бага” халык җыры “Үзгәреш җиле – 2016”да тәкъдим ителгән иде.
“Илче бага” җыры гала-концертта ике тапкыр башкарыла. Башта мин аны үзем җырлыйм, аннары Сахая белән дуэт җырлаячакбыз. Хәзер Сахая җырны өйрәнә, әле бергә җырлаганыбыз юк”, - ди Айдар Сөләйманов.
Конкурсның финалы 17 февральдә була. Тамашачының СМС тавыш бирү нәтиҗәләре дә шунда билгеле булачак. Айдар Сөләйманов 17 февральгә кадәр тавыш бирү мөмкинлеге булуын искәртә. Айдар Сөләйманов 8 нче номер белән катнаша. Җырчыга тавыш бирү өчен 5577 номерына Шоу 8 дип смс җибәрергә кирәк. Смслар саны чикләүсез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз