news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Сөләйманов татар теле аша төрки халыклар белән җиңел аралашуын әйтте

Айдар Сөләйманов «Россия-Культура» каналының «Шаболовка, 37» музыкаль тапшыруында катнашты.

Айдар Сөләйманов татар теле аша төрки халыклар белән җиңел аралашуын әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов федераль каналда чыккан музыкаль тапшыруда татар теле аша бөтен төрки дөнья белән аралаша алуын әйтте. Бу хакта ул «Россия-Культура» каналының «Шаболовка, 37» телетапшыруының кунагы буларак сөйләде.

Айдар Сөләйманов тапшыруда “Рәйхан” татар халык җырын башкарды. Татар җыры белән дөнья буйлап гастрольләрдә булуы турында сөйләде. “Якутиядә булганда, әйтик, мин саха халкы белән татарча сөйләшәм һәм аларның саха телен дә яхшы аңлыйм. Чөнки алар төрки телләр төркеменә керә дип ачыклык кертте ул әлеге тапшыруның алып баручысы Вадим Эйленкригның сорауларына җавап биреп.

«Шаболовка, 37» - джаз музыканты Вадим Эйленкригның авторлык тапшыруы. Вадим Эйленкриг – “Үзгәреш җиле” татар җыры фестиваленең сәнгать җитәкчесе.

Айдар Сөләйманов, Алинә Шәрипҗанова белән бергә, әлеге тапшыруда “Үзгәреш җиле” фестиваленең даими катнашучылар буларак тәкъдим ителделәр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot