news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Сөләйманов “Ак ай” конкурсында икенче урынны яулады

Чара Бурятия Республикасында уздырылды

 (Казан, 18 март, “Татар-информ”). Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов “Ак ай” Халыкара эстрада җыры башкаручылар конкурсында икенче урынны яулады. Беренче урында — Хакасия җырчысы Елена Килижекова, өченче − Ирина Шаһдурова (Бурятия). Гран-прига Монголиядән Наран Бааатар лаек булган. Конкурс узган атна азагында Бурятия Республикасының Улан-Удэ шәһәрендә үткәрелде.

Конкурста Көньяк Корея, Тыва, Калмыкия вәкилләре дә катнашкан. “МИР-Бурятия” телеканалы ярдәме белән “Ак ай” конкурсы быел беренче тапкыр телевизион форматта уздырылган. Әлеге телеканалның тамашачылары җырчылар өчен тавыш бирүдә дә катнашкан: SMS-тавыш бирү дә быел беренче тапкыр оештырылган.

Җырчыларга Монголия композиторы, продюсер Наранзун, Халык иҗаты Республика үзәге президенты Надежда Донсоронова, Бурятия эстрадасы артистлары Зоригто Тогочиев, Чингис Раднаев, Мэдэгма Доржиева бәя биргән. Жюри составын Бурятия Республикасының мәдәният министры Тимур Цыбиков җитәкләгән. Шәрәфле кунак буларак 2013 елда гран-при яулаган DK Soul (Kim DongGyu) (Көньяк Корея) чакырылган, диелә ТР Мәдәният министрлыгы сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100