Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айдар Метшин Түбән Камада янгында һәлак булучыларның туганнары кайгысын уртаклашты
"Янгында зыян күрүчеләрнең тизрәк терелеп аякка басуын теләп калабыз", дип тә җиткерә хакимият башлыгы.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Түбән Кама районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы Айдар Метшин бүген «Интехпром» ширкәтенең җитештерү базасында янгында һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклашты. Бу хакта шәһәр хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәгълүм булганча, янгында биш кешенең гомере өзелгән. «Барлык Түбән Кама халкы һәм үз исемемнән «Интехпром» предприятиесендә килеп чыккан янгында һәлак булучыларның якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Әлеге фаҗигале хәл барыбызны да тетрәндерде. Янгында зыян күрүчеләрнең тизрәк терелеп аякка басуын теләп калабыз», - диелә Түбән Кама районы хакимияте башлыгы мөрәҗәгатендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз