news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Метшин Түбән Кама эшмәкәрләрен борчыган мәсьәләләрне атады

Казанда ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләр советының киңәйтелгән утырышы бара.

Айдар Метшин Түбән Кама эшмәкәрләрен борчыган мәсьәләләрне атады
tatarstan.ru
(Казан, 4 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Түбән Кама районында эшмәкәрләр өчен иң катлаулы мәсьәләләр җир участокларын бүлеп бирү һәм төзелешкә рөхсәт документларын алуга бәйле. Бу хакта бүген ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләр советының киңәйтелгән утырышында Түбән Кама районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин белдерде. 
 
"Бу мәсьәләне анализлап, эшкуарлыкны алып бару өчен уңай шартлар тудыра алабыз һәм тудырырга тиеш", - ди Айдар Метшин.
 
Түбән Камада 82 муниципаль хезмәт бунча экспрес тикшерү уздырып, аларның иң проблемалыларын ачыклаганнар. Әлеге исемлеккә 24 хезмәт кергән. "Аларның күбесе җирләрне бүлеп бирү һәм төзелешкә рөхсәт бирү документларына бәйле", - диде башлык һәм мәсьәләләрне электрон форматны файдалану күпкә нәтиҗәлерәк булуын әйтте. 
 
Әлеге чара уникенче тапкыр уздырыла. Ул Татарстанның муниципаль районнарында эшлекле активлык белән идарә итү системасына багышлана. Утырышны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов уздыра. Рөстәм Миңнеханов бер районда эшләнелгән регламент барлык районнарда да файдаланырга тиеш дигән йөкләмә бирде. 
 
Эшкуарлык советы секретаре, Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов билгеләп узганча, Түбән Кама районында эшмәкәрлек өлкәсендә административ каршылыкларны бетерү буенча эш алып барыла. 
 
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100