news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Метшин шәһәркүләм өмәләрнең кайчан буласын әйтте

Өмәләр 10,11 апрельгә, аннары 17,18 апрельгә һәм 24, 25 апрель көннәренә билгеләнгән.

Айдар Метшин шәһәркүләм өмәләрнең кайчан буласын әйтте
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 8 апрель, "Татар-информ"). Айдар Метшин язгы җыештыру кысаларында шәһәркүләм өмәләрнең өч этапта узачагын хәбәр итте.  Өмәләр 10,11 апрельгә, аннары 17,18 апрельгә һәм 24, 25 апрель көннәренә билгеләнгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Безнең бурыч - май бәйрәмнәренә кадәр чисталык һәм тәртип урнаштыру, - диде шәһәр башлыгы. - Бу шәһәр территориясенә генә түгел, без язгы чорда төзекләндерү, рөхсәтсез чүплекләрне бетерү мәсьәләләренә дә игътибар итәргә тиешле бөтен район җирлегенә дә карый".

Айдар Метшин гомуми приз фонды 250 мең сум тәшкил иткән "ЭкоЯз-2019" муниципаль конкурсы турында да әйтеп узды.

"Безнең максат – бу эшкә яңа этәргеч бирү, һәркем чиста шәһәр, чиста территориянең бөтенебез һәм һәркайсыбызның уртак кайгыртуы икәнлеген аңлый башлавына, яңа экологик культура формалаштыруга бер адым ясау", - диде шәһәр башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot