news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Метшин: Сайлаучылар праймериз ярдәмендә потенциаль лидерлар белән таныша

Түбән Кама мэры Олы Афанас авылындагы сайлау участогында тавыш бирде.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин көннең беренче яртысында Олы Афанас авылындагы сайлау участогына килеп, «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашты. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әлеге праймериз сайлаучыларның алдагы этапта ук үз кандидатлары, потенциаль лидерлар белән танышуы җәһәтеннән бик тә мөһим», - диде Айдар Метшин.

Аның сүзләренчә, ул, Түбән Кама муниципаль районында яшәүчеләр кебек үк, Татарстанда уңайлы яшәү шартлары тудырырга вәгъдә иткән кандидатларны сайлый.

  • «Бердәм Россия» партиясе праймеризында сайлау участоклары 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Праймеризда тавыш бирү өчен үз участогыңны tatarstan.er.ru сайтында табарга мөмкин.
  • Моннан тыш, электрон тавыш бирү ысулыннан, ягъни өйдән чыкмыйча гына алдан тавыш бирүдә катнашу мөмкинлеге дә бар. Моның өчен ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы шәхси кабинеттан файдаланып була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100