news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Метшин республика җитәкчеләре медиарейтингында өченче урынны били

Исемлеккә Татарстанның 100 дәүләт хезмәткәре кергән.

Айдар Метшин республика җитәкчеләре медиарейтингында өченче урынны били
tat.e-nkama.ru

(Казан, 5 март, "Татар-информ"). Айдар Метшин Татарстан җитәкчеләренең нәтиҗәлелеге рейтингында өченче урынны алды. "ПромРейтинг" агентлыгы белгечләре 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр җитәкчеләрнең эш нәтиҗәләрен өйрәнгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Белгечләр җитәкчеләрнең стандарт һәм стандарт булмаган хәлләрдә Интернет аша халык белән аралаша белүен, шулай ук киеренкелекне ачыклый алу һәм аны уңай якка үзгәртү, проблемаларны хәл итү, кешеләрне тынычландыра белү һәм кирәк вакытта җаваптан качмыйча, гадел эш йөртү мөмкинлекләрен өйрәнгән.

Нәтиҗәдә, исемлеккә Татарстанның 100 дәүләт хезмәткәре кергән. Алар арасында министрлар, ведомство башлыклары, көч структуралары җитәкчеләре, мэрлар һәм муниципаль район башлыклары бар.

Түбән Кама мэры Айдар Метшин рейтингта бер баскычка күтәрелгән һәм беренче өчлеккә кергән. Аналитиклар түбәнкамалыларның Светлаков хорына биргән җавабын мәгълүмат чараларында еш телгә алынуын белдергән.

Рейтингта икенче урында – Татарстан гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, беренче урында – Казан мэры Илсур Метшин.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot