Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айдар Метшин Прости авылын башка урынга күчерүгә бәйле планны кире какты
Түбән Кама райондагы полигонның торышына тәүлек әйләнәсе мониторинг үткәрелә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тәүлек буе кизү тора.
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Түбән Кама районы хакимияте Прости авылында (октябрь аенда аның янәшәсендә санкцияләнмәгән полигон янган иде) яшәүчеләрне башка урынга күчерергә җыенмый. Түбән Кама шәһәре мэры һәм район башлыгы Айдар Метшин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Биредә авыл кешеләрен башка урынга күчерү турында сүз бармый. Киресенчә, максатыбыз – вәзгыятьне контрольдә тоту һәм авылда яшәргә мөмкинлек тудыру», - диде Айдар Метшин.
Хәзерге вакытта полигонның торышына тәүлек әйләнәсе мониторинг үткәрелә, биредә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тәүлек буе кизү тора.
19 октябрьдә Прости авылы янындагы 6 мең квадрат метрга якын мәйданны биләгән санкцияләнмәгән чүплеккә ут капкан. 24 октябрьдә янгын сүндерелгән.
Прости авылы әлеге урыннан ике километр ераклыкта урнашкан. Биредә 390 йортта 661 кеше яши, аларның 128е – балалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз