news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Метшин Иске Чишмә авыл җирлегендә халык җыенында катнашты

Җирле халык җитәкчеләргә үзләрен борчыган мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итте.

Айдар Метшин Иске Чишмә авыл җирлегендә халык җыенында катнашты

(Түбән Кама, 2 февраль, "Татар-информ"). Муниципаль район башлыгы Айдар Метшин Иске Чишмә авыл җирлегендә халык җыенында булып, биредә яшәүчеләр белән аралашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Җирлек башлыгы Фидан Әхмәтов авыл халкын үз хуҗалыкларында мал-туар санын тагын да арттырырга өндәде, республикада эшләп килүче максатчан программаларны атады. Хәзер җирлек халкы хуҗалыкларында барлыгы 84 баш сыер, 200 баш дуңгыз, 4 меңгә якын йорт кош-корт исәпләнә. Моннан тыш, узган ел авыл кешеләренә ярдәм итү өчен кулланучылар кооперативы булдырылган, ул, үз чиратында, сәүдә челтәрләре һәм гади авыл кешеләре арасында үзара бәйләнеш булдырырга мөмкинлек бирә.

Халык үз җирлеге территориясен төзекләндерүдә актив эшли. Бу эштә иң отышлысы - үзара салым җыю. 

Җирле халык Айдар Метшин һәм ведомстволар җитәкчеләренә үзләрен борчыган мәсьәләләр белән дә мөрәҗәгать итте. Әйтик, Иске Чишмә авылында кайбер торак йортларга җәен су килми. Билгеле, проблема җитәкчелеккә яхшы таныш.  Мәсьәләне хәл итү юлы - су бүлү системасын реконструкцияләүдә, әлеге эшләр җәйгә планлаштырыла.

Халык шулай ук авыл эчендәге юлларның торышы белән дә канәгать түгел. Ата-аналар исә балалары өчен борчыла: Иске Чишмә авылы аркылы үтүче трассада машина йөртүчеләр тизлек режимын сакламыйлар, ә балалар шул юл аркылы чыгып, мәктәпкә йөриләр. Халык әлеге юлда светофор яисә ясалма тигезсезлек булдыруны сорый.

Айдар Метшин ведомство вәкилләренә мәсьәләне җентекләп өйрәнергә һәм уңай хәл итәргә кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot