Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айдар Метшин игенчеләргә рәхмәт әйтте
Ике мең тоннага якын бәрәңге һәм алты мең тоннага якын шикәр чөгендере казып алынган.
(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин эшлекле киңәшмәдә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә аерым рәхмәт әйтте. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
"Яхшы һава торышы бөртеклеләрне җыеп алуны тулысынча төгәлләргә мөмкинлек бирде, уңыш яхшы – гектарыннан 33 центнер, 74 мең тонна ашлык суктырылды, - диде район башлыгы. - Хәзер шикәр чөгендере, бәрәңге алу дәвам итә, аларның уңышы да бик яхшы".
Түбән Кама районында 2 мең тоннага якын бәрәңге (барлык уңышның өчтән бер өлеше) һәм 6 мең тоннага якын шикәр чөгендере (уннан бер өлеш) казып алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз