news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Метшин хәрби хезмәт үтүче егетләргә тәбрикләүләр җибәрде

Илнең төрле почмакларында хәрби хезмәт үтүче түбәнкамалылар туган шәһәрләреннән бәйрәм сәламе алачак.

Айдар Метшин хәрби хезмәт үтүче егетләргә тәбрикләүләр җибәрде
tat.e-nkama.ru/

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ"). Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Айдар Метшин илнең төрле хәрби частьләрендә хезмәт итүче түбәнкамалыларга биш йөзгә якын открытка җибәрде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Илнең төрле почмакларында - Мәскәү, Санкт-Петербург, Хабаровск, Калининград, Ростов-Дон, Саратов, Курил утрауларында һ.б. төбәкләрдә хәрби хезмәт үтүче түбәнкамалылар туган шәһәрләреннән бәйрәм сәламе алачак.

Бу - ел саен үткәрелә торган традиция. Шимбә көнне исә түбәнкамалылар Мәскәүгә юл тотачак, алар Преображенский полкында хезмәт итүче якташларына күчтәнәчләр илтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot