news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Метшин Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан үткәрелә торган праймеризда катнаша

Түбәнкамалылар республика парламентына үз вәкилләрен 8 сентябрьдә сайлаячак.

Айдар Метшин Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан үткәрелә торган праймеризда катнаша
tat.e-nkama.ru

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). Татарстанда "Бердәм Россия" партиясе әгъзаларыннан алдан тавыш бирүдә катнашу өчен документлар кабул итү дәвам итә. Бүген Түбән Кама мэры Айдар Метшин да праймеризда катнашу карарына килде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Алдан тавыш бирү – "бердәмроссиялеләр"дән сайлауларга әзерлекнең эчке этабы, иң яхшы кандидатларны билгеләү ысулы. Праймериз 26 майда узачак һәм аның нәтиҗәсе буенча ТР Дәүләт Советына депутатлар итеп кемнәр сайланачагы билгеле булачак. Әлегә, Айдар Метшиннан тыш, алдан тавыш бирүгә документларын Гөлнара Мөҗипова тапшырган.

Түбәнкамалылар республика парламентына үз вәкилләрен 8 сентябрьдә сайлаячак. Бүгенге көндә Татарстанда Дәүләт Советында депутатлар арасында Түбән Камадан Разил Вәлиев, Илсөя Мезикова һәм Азат Бикмурзин бар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot