news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Метшин: «Бердәм Россия» программасы бик халыкчан

Партиянең программасы гражданнарның иминлеге һәм яшәү шартларының сыйфатын яхшырту белән бәйле.

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин фикеренчә, «Бердәм Россия» партиясенең программасы бик халыкчан килеп чыккан.

«Бердәм Россия» партиясенең сайлау алды программасы нигезенә миллионлаган кешеләрнең, шул исәптән Татарстан вәкилләренең теләкләре исәпкә алынган. Ул күпчелек россиялеләрнең фикерләрен һәм ихтыяҗларын чагылдыра. Бу хакта «Бердәм Россия»нең Мәскәүдә узган съездының икенче этабы нәтиҗәләре буенча ТР Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин әйтте.

«Программа чынлап та бик халыкчан килеп чыккан. Аның нигезендә татарстанлыларның күп санлы теләкләре һәм тәкъдимнәре ята. Җәй буена без хезмәттәшләр белән Татарстан районнарда бик күп очрашулар үткәрдек. Халыкның битараф булмавы, киресенчә, инициатива белдерүе бигрәк тә шатландырды. Алда программаны гамәлгә ашыру буенча бик күп эшләр көтә. Алар беренче чиратта гражданнарның иминлеге һәм яшәү шартларының сыйфатын яхшырту белән бәйле», — дип билгеләде Метшин.

Түбән Кама башлыгы башка делегатлар белән бергә 24 августта «Бердәм Россия» съезды эшендә катнашты. Биредә партиянең халык программасы бертавыштан кабул ителде. Документны әзерләү барышында 2 млннан артык россияледән төрле тәкъдимнәр килгән.

Партия әлеге программа өчен тәкъдимнәрне ике ай дәвамында җыйган. «Бердәм Россия» мәйданчыкларында онлайн-консилиумнар сессиясе, стратегик сессияләр һәм түгәрәк өстәлләр үткәрелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100