news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Кәрибуллин: Габделхак Саматов ислам традицияләрен безнең көнгә китереп җиткерде

"Туплаган гыйлемнәрен киләчәк буыннарга тапшыру өчен зур эш башкарды", – диде Диния нәзарәте белгече.

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Габделхак хәзрәт Саматов революциягә кадәр туган ислам традицияләрен безнең вакытка кадәр китереп җиткерде”, – дип белдерде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Кәрибуллин. Ул Россия ислам институтында ачылган VIII Саматов укуларында “Габделхак хәзрәт Саматовның Татарстанда ислам мәгарифе үсешенә керткән өлеше” темасына доклад белән чыгыш ясады.

“Габделхак хәзрәт 1990-1991 елларда Чистайда мәдрәсә ачучы булды. Аннары Казанга күчеп килде. Ул ачкан мәдрәсә Исламны кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә исемен йөртә. Советлар Союзында ислам рәсми рәвештә укытылмады, ләкин Габделхак хәзрәт революциягә кадәр туган бөек ислам традицияләрен Советлар Союзында да дәвам иттереп, гыйлем алып, гыйлем бирде. Аны укыткан остазлар – революциягә кадәр “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыган остазлар. 90 нчы елларда дини яктан безгә юллар ачылгач, ислам динен рәсми тотарга ирек бирелгәч, туплаган гыйлемнәрен киләчәк буыннарга тапшыру өчен зур эш башкарып чыга. Монда мөһим момент шул: шушы ислам традицияләрен безнең вакытка кадәр җиткерде. Каяндыр читтән килгән түгел, нәкъ үзебезнеке”, – диде Айдар Кәрибуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100