news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Ибәтуллин: Автойөреш өчен сугыш чорының иң кызыклы машина модельләрен сайладык

«ГАЗ-21» Авторетроклубы» әгъзалары Бөек Ватан сугышы вакытында кулланылган техниканы тәкъдим итте.

Айдар Ибәтуллин: Автойөреш өчен сугыш чорының иң кызыклы машина модельләрен сайладык
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Быел ретро автойөреш өчен Бөек Ватан сугышы вакытында кулланылган техниканың иң борынгы һәм кызыклы үрнәкләре сайлап алынган. Бу хакта журналистларга Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында «ГАЗ-21» Авторетроклубы» рәисе Айдар Ибәтуллин сөйләде.

«Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган ретро автойөрештә барлыгы 20 автомобиль катнашырга тиеш иде, әмма, эпидемиологик вазгыять булу сәбәпле, машиналар саны сигезгә генә калды», — дип сөйләде ул.

Ибәтуллин билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышына кадәр яисә сугыш барган вакытта чыгарылган автомобильләргә игътибар итәргә тырышканнар. «Мәсәлән, „Победа“ маркалылары. Нигездә, „ГАЗ“ маркалы автомобильләр тәкъдим ителде, чөнки алар Бөек Ватан сугышы чорында массакүләм кулланылыштагы бердәнбер машиналар булган», — диде ул.

«Ретромашиналар чагыштырмача яхшы хәлдә саклана. Алар, мөгаен, яңаларына караганда яхшырак та күренә торгандыр. Мондый автомобильләрне карап тору арзанга чыкмый. Әмма бу эшкә җаныңны да, күңелеңне бирергә кирәк. Бу — акчадан гына түгел, тарихи хәтерне саклап калырга омтылу теләгеннән дә тора», — диде Айдар Ибәтуллин.

Авторетроклуб әгъзасы Александр Гнедин Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган автойөрештә катнашканда горурлык хисен кичерүен әйтте. «Борынгы машиналар белән кызыксынам, коллекциямдә сирәк автомобильләр бар. Мәсәлән, „ГАЗ-55“, алар Россиядә нибары икәү генә, берсе — миндә», — дип белдерде ул.

«1938 елда Сталин боерыгы буенча кыр госпитальләре кертелә. Элек яралыларны арбаларда йөрткәннәр, ә сугыш урыннары арасындагы ераклык зур булган. Өч ай эчендә кыр батальоннары төзелә. „ГАЗ-55“ машинасында авыр яраланган дүрт кешене яисә җиңел яраланган 12 кешене алып барырга була», — диде Александр Гнедин.

Ретро автойөреш Муса Җәлил һәйкәленнән башланды. Авторетроклуб әгъзалары шулай ук «Мәскәү» мәдәният үзәгендә, Мәңгелек ут янында булды. Соңыннан Совет солдатына һәйкәл ачуда катнаштылар, Бөек Ватан сугышы ветераннарына бардылар һәм аларга бүләкләр тапшырдылар.

Горький паркында Авторетроклуб әгъзалары Мәңгелек ут һәм Билгесез солдат монументына чәчәкләр салды. Автойөрештә катнашучылар белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә аралашып алды. Парламент җитәкчесе техниканы кызыксынып карап чыкты. Тантаналы чарадан соң ул үзенең «Победа» маркалы машинасына утырып китте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100