news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Хафизов Илһам Шакировка Тукай премиясе бирелгән иң милли концерт турында сөйләде

"Татар халык җырлары" концерт программасында Фәридә һәм Айдар Хафизовлар шигырьләр укыган.

Айдар Хафизов Илһам Шакировка Тукай премиясе бирелгән иң милли концерт турында сөйләде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Илһам Шакировның Тукай премиясе алган программасы - “Татар халык җырлары” ул чорның иң милли концерты булган. Татарстанның халык артисты Айдар Хафизов “Татар-информ” хәбәрчесенә 1968 елда чыккан әлеге концерт программасы турында сөйләде.

“Бик милли программа иде. Милләт турында моңарчы алай әйткән кеше юк иде. Куркып калдылар хәтта, - дип искә ала Айдар Хафизов. - Бернинди реверанс юк, бөтенесе шигырь һәм җыр белән әйтелгән. Шигырьләр шундый итеп сайланган! Бу программа 1968 елда татарны селкетте. Казанда бөтен татар мәктәпләре ябылып беткән чакта шартлауга тиң концерт иде ул”.

Җырчыга Дәүләт премиясе “Татар халык җырлары”, “Җырларым сиңа, Октябрь” программалары, татар җырларын пропагандалаганы өчен 1970 елда бирелгән. “Татар халык җырлары” программасын Илһам Шакиров Шамил Закиров белән бергә әзерләгән. Режиссер – Габдулла Шамуков. Айдар һәм Фәридә Хафизовалар концертның нәфис сүз өлешен алып барган. Җырлар Ренат Еникеев эшкәртүендә яңгыраган.

“Бу кичә җыр һәм сүз берләштерелгән бер спектакль кебек иде. Мәгънәви концерт иде. Беренче мәртәбә Әнгам Атнабаевның “Татар теле” шигыре, Равил Фәйзуллин, әле Казанга да килмәгән Мөдәррис Әгъләмовның шигырьләре яңгырады. Габдулла Шамуков Хәсән Туфаннан сүзләр яздыртып алды. Бу концертта моңарчы яңгырамаган күп җырлар башкарылды. “Син сазыңны уйнадың”, “Бик еракта идек без”...”, - ди Айдар Хафизов.

Концертның премьерасы берничә көн Җәлил исемендә Опера һәм балет театрында, берничә көн Камал театрында (хәзер Тинчурин театры булган иске бинада), аннары Казанның бөтен мәдәният сарайларында, нефть районнарында барган.

Айдар Хафизов соңрак режиссер буларак, Илһам Шакиров исемендәге җыр фестиваленең өч концертын әзерләгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100