news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Хәлим: Кичәмдә иң зур кунак – йөрәгемә операция ясаган кардиолог Рәмис Якупов

Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда язучы Айдар Хәлимгә 75 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда язучы Айдар Хәлимгә 75 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була. Башлана – 18.00 сәгатьтә. Кичә турында игълан Татарстан Язучылар берлегенең рәсми сайтында урнаштырылган.

“Бу кичә Чаллы мәдәният идарәсе белән ел башында ук килешенсә дә, өч операция кичерүем сәбәпле, көзгә калдырылды, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Айдар Хәлим. – Кичәдә минем иҗатым турында әдәбият галиме Равил Рахмани сөйләячәк. Кичәнең кунаклары булып Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Мәскәүдән Әхмәт Саттар, Уфадан профессор Марат Рамазанов, Бәләбәйдән Нурмөхәммәт Хөсәенов килә. Иң зур кунагым – йөрәгемә операция ясаган танылган кардиолог Рәмис Якупов була”.

Кичә башланыр алдыннан мәдәният сарае фойесында Айдар Хәлим повесте буенча Нурания Җамали куйган “Өч аяклы ат” фильмы күрсәтеләчәк. Кичә программасы танылган татар җырчысы Хәйдәр Бигичевның соңгы җырларының берсе булган “Без исән” җыры белән башланып китәчәк.

Айдар Хәлимнең юбилей кичәсе Казанда ноябрь аенда планлаштырылган.

Мәгълүмат өчен: язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим 1942 елның 1 гыйнварында туган. Айдар Хәлим татар шигърияте, татар прозасы, татар публицистикасы һәм татар әдәби-эссеистик тәнкыйте өлкәләрендә зур активлык белән эшли. Быел язучының 1945 елның маенда Берлинда Рейхстагка Җиңү байрагы кадаган татар улы Газетдин Заһитовка багышланган "Татар солдаты" ("Татарский воин") китабы басылып чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100