news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Хәлим II Бөтендөнья сугышына татар егете нокта куюы турында язды — Данил Салихов

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Айдар Хәлим үз китабында Рейхстагка Җиңү байрагын татар солдаты элүе турында дәлилләп язганын әйтә.

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең “Татар солдаты” китабын тәкъдим итү кичәсе Казанда Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды үткән көннәргә туры килде - Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов үз чыгышында игътибарны шуңа юнәлтте: “Республикада зур чаралар үтә - меңләгән татар егетләре һәм кызлары эш алып баралар. Шушы көннәрдә татарның зур язучысы Айдар Хәлимнең Рейхстагка Җиңү байрагын кадаган татар баласы турында язган китабы тәкъдим ителә”, - дип башлады ул сүзен.

“Язучының “пәрие” була”, - дип дәвам итте татар язучылары лидеры. Ул күп язучыларның үз пәриләре белән дус булмавын, “пәри”ләренә каршы килеп язуларын, “пәри”гә каршы килеп кайбер мәгълүматларны дөрес бирмәүләрен билгеләп үтте. “Айдар Хәлим үз “пәрие” белән дус булды, әйтәсе килгәнне әйтте, язасы килгәнне язды. Шуңа да аның китаплары гомерле булыр дип уйлыйм”, - диде ул.

“Айдар абый әдәбиятка хезмәт итте, шигърияттә булсынмы, прозадамы, публицистикадамы – ут уйнатты, яшен яшьнәтте", - диде Данил Салихов һәм Айдар Хәлимнең авырып алуына, операцияләр кичерүенә борчылуын белдерде.

“Рейхстагка Җиңү байрагын элү турында һәр милләт язып чыкты инде. Айдар абый Җиңү байрагын татар баласы элүен шулкадәр дәлилләп язган, шулай итеп Икенче Бөтендөнья сугышына татар егете нокта куюын күрсәтте", - диде ул.

Данил Салихов китапның Россия акчасына чыгуын да ассызыклап үтте.

Искәртеп узабыз, танылган язучы һәм публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең “Татар солдаты” (“Татарский воин”) китабын тәкъдим итү чарасы, автограф-сессия форматында, Казанның элеккеге "Матбугат йорты" булган “Ногай” кунакханәсенең Тукай залында узды. Китап 1945 елның маенда Рейхстагка Җиңү байрагы кадаган татар улы, батыр сугышчы Газетдин Заһитовка багышланган. Ул татар һәм рус телләрендә Татарстан китап нәшриятында басылды. Язучыны иҗади уңышы белән котларга каләмдәшләре, әдәбият галимнәре һәм китап укучылар килгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100