news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Галимовның улы исемле булды

Айдар Галимовның улы исемле булды

(Уфа, 20 апрель, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Элегрәк хәбәр ителгәнчә, узган атнада танылган җырчыбыз Айдар Галимовның улы туган иде. Сөекле җәмәгатенең ике кызларына энекәш тә алып кайтуына Айдарның шатлыгы чиксез. Инде менә сабыйга исем дә тапканнар. Гаилә башлыгының тәкъдиме белән аңа Данияр дигән исемне кушарга килешкәннәр.

Кечкенә Галимовка исем табуда бар республика җәмәгатьчелеге, алай гына да түгел, чит дәүләтләрдәге татарлар да катнашты дисәң дә була. Бу эш хәтта яңа Рим папасын сайлау дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия булды, шикелле. Төрле районнардан гына түгел, чит илләрдән дә күп кешеләр телефоннан шалтыратып һәм телеграммалар сугып, Айдарның улына үзләре сайлаган исемнәрне тәкъдим итте. Гаиләдәге ике кыз – Гүзәл белән Айгизә дә үз теләкләрен әйткән иде. Әмма ахыр чиктә гаилә башлыгы тапкан исемдә тукталырга булдылар. Бу исемне сайлавын Айдар Галимов «Локомотив» футбол клубындагы талантлы татар футболчысы Динияр Билялетдинов хөрмәтенә дип аңлатты. «Әлбәттә, бу исемнең бер хәрефен үзгәртеп алырга булдым, – ди танылган җырчыбыз. – Шулай да төп нигезе шул калды. Әле Зиләм белән улым бала табу йортында. Алла боерса, бу атна азагына алып кайтам инде аларны өйгә. Аннан соң мулла чакырып һәм авылдан әти-әниләребезне китереп, улыбызга үзебезчә исем куштырачакбыз».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100