Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айдар Галимовның Татарстан шәһәрләренә иҗат сәфәре уңышлы булды
Айдар Галимовның Татарстан шәһәрләренә иҗат сәфәре уңышлы булды
(Уфа, 6 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Танылган җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Айдар Галимов һәм аның иҗатташ дуслары чираттагы иҗат сәфәреннән әйләнеп кайтты. «Моң артыннан моңлы сәяхәт» дип исемләнгән өр-яңа тамашаның премьерасын алар бу юлы Татарстанның Алабуга, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә күрсәтте.
Уфага әйләнеп кайткач, кичә “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәдә “Айдар” театр-студиясенең башкарма директоры Венер Исмәгыйлев әлеге гастрольләрнең бик уңышлы булуын әйтте. “Татарстанның бу шәһәрләрендә без элекке еллардагы программаларыбыз белән дә тә күп тапкырлар булганыбыз бар иде. Ул баруларыбызда да безне бик җылы каршы алганнар иде. Ә бу юлы инде иҗат сәфәребез көтелгәннән дә уңышлырак булды, - ди Венер әфәнде. – Өч шәһәрдә дә һәрбер көнне заллар шыгрым тулы булды. Тамашачыларыбыз арасында яшьләр дә, урта яшьләрдәгеләр дә, өлкәннәр дә күп иде. Яңа программабызны һәр җирдә бик яратып калдылар. Айдар Галимов та, башка сәнгатькәрләребез дә сәхнәдән тамашачылар белән белән ихлас аралашты, күп сорауларга җаваплар бирде, залдан сораган кайбер җырларны да башкарды”.
Үзенең илһам көчен һәм талантын биреп әзерләгән “Моң артыннан моңлы сәяхәт” дигән шушы яңа тамашада Айдар Галимов һәм аның иҗатташ дуслары яңа матур җырлары белән бергә элекке хитларын да башкара. Театр-студиядәге яңа җырчылардан Илгиз Сәгыйтов белән Лилиана Ирназарова да яңа җырларын ишеттерә. Программаны бик матур итеп танылган артистлар Рөстәм Галиев белән Илдар Сәетов алып бара. Концертны үзенчәлекле һәм җанлы биюләр дә мавыктыргыч итә.
Берничә көн ял итеп алганнан соң, “Айдар” театр-студиясе егетләре белән кызлары чираттагы иҗат сәфәрләренә чыга. Башта Башкортстанның кайбер шәһәрләренә һәм районнарына бара алар, аннан соң аларны күрше өлкәләрдә яшәүче милләттәшләребез көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз