Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айдар Галимовның «Дәрвиш юлы» дәвам итә
Айдар Галимовның «Дәрвиш юлы» дәвам итә
(Уфа, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Танылган татар җырчысы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Айдар Галимов бүген Татарстанга чираттагы гастрольләрен башлады. Тәүге дүрт көндә «Айдар» театр-студиясе егетләре һәм кызлары үзләренең «Дәрвиш юлы» дип исемләнгән программаларының яңартылган өлгесен Яр Чаллы шәһәре тамашачыларына күрсәтә. Аннан соң популяр иҗат коллективы чыгышларын Алабуга шәһәре сәнгать сөючеләре күрә ала. Татарстанга әлеге җырлы-моңлы сәфәренең соңгы ике көнендә Айдар Галимов үзенең иҗатташ дуслары белән Түбән Кама шәһәре сәхнәләрендә дә чыгыш ясый.

Соңгы елларда Айдар Галимов Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарында дистәләгән тапкыр иҗат сәфәрләрендә булды. Аны һәр җирдә көтеп алалар һәм концертларын оештыру өчен мөрәҗәгать итеп торалар. Гомумән, ике тугандаш республика арасындагы дуслык җепләрен ныгытуда «Айдар» театр-студиясенең өлеше зур. Айдар Галимовның ярдәме белән Татарстанның күп кенә җырчылары да Уфада үз концертларын оештыру мөмкинлеген ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз