news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Айдар Галимов яшьләрне спортка җәлеп итә
Башкортстанның Миякә районындагы Олы Кәркәле авылында мини футбол буенча районара турнир үтте
Скопировать ссылку
(Уфа, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Миякә районындагы Олы Кәркәле авылында мини футбол буенча районара турнир үтте.
Әлеге бәйгеләрне үткәрү тәкъдиме белән ике ел элек танылган җырчы, Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Галимов һәм Олы Кәркәле авылы мәктәбенең физкультура укытучысы Радик Әмиров чыккан иде. Былтыр турнир Олы Кәркәледә беренче тапкыр үтте дә инде. Быелгы икенче турнирга күрше районнардан да командалар катнашты һәм ул районара турнир буларак үтте.
Шушы зур эшне башкаруның матди ягын авыл, район хакимиятләре, шулай ук Стәрлетамак физкультура академиясе һәм байтак иганәчеләр күтәрде.
Айдар Галимов призларына яшүсмер малайлар арасында мини футбол буенча район турниры, алдан көтелгәнчә үк, бик киеренке һәм мавыктыргыч үтте. Миякәбаш, Өршәк, Олы Кәркәле, Өязебаш, Өршәкбаш-Карамалы, Новый мир авыллары, Стәрлебаш районы мәктәпләре укучылары – барлыгы 10 команда катнашты бу ярышларда.
Һәр яшь спортчыга Айдар Галимов үзенең җырлары язылган кассеталар, компакт-тәлинкәләр, календарь, значокалар, футбол хакында китаплар бүләк итте.
Бәйгеләр тәмамлануга, җиңүчеләрне дә зур бүләкләр көтә иде. Беренче урынны яулаган Новый мир авылы укучылары телевизор һәм кубок белән бүләкләнде. Икенче урынга күтәрелгән Җилдәр урта мәктәбе спортчылары музыкаль үзәккә ия булды. Ә өченче урынны Олы Кәркәле белән Стәрлебаш районы мәктәбе командалары бүлеште.
Район турнирына Уфадан, Стәрлетамактан һәм Миякәдән килгән иганәчеләр дә яшь спортчыларны үзләренең бүләкләре белән сөендерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot