news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Галимов яңа тамаша белән Татарстанга бара

Айдар Галимов өр-яңа мәдәни программасын, һәрвакыттагыча, чит төбәкләрдәге милләттәшләребезгә дә күрсәтә

(Уфа, 4 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Танылган татар җырчысы, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Айдар Галимов өр-яңа мәдәни программасын, һәрвакыттагыча, чит төбәкләрдәге милләттәшләребезгә дә күрсәтә.
Әле “Айдар” театр-студиясе егетләре һәм кызлары Татарстан тарафларына чыгарга әзерләнә. Алар анда атна буе җырлы-моңлы күчтәнәчләрен өләшеп йөриячәк.
Айдар Галимов бу юлы да Татарстанга шатланып баруларын әйтте.
“Безне анда гел ихлас көтеп торалар. Бу юлы без башта өч көн – 10-12 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә, аннан соң Алабуга һәм Түбән Кама шәһәрләрендә чыгыш ясыйбыз”, - диде Айдар Галимов.
Татарстанга яңа программа белән узган ел азагында да барган иде “Айдар” театр-студиясе. Бу юлы да популяр сәнгать коллективы зур шәһәрләрдәге милли җыр-моңнарыбызны сөючеләргә үзенең яңа программасын – “Безнең кино” дигән тамашасын тәкъдим итә.
Шушы ук программа белән якташларыбыз февраль аенда ике атна буе Себер тарафларында да гастрольләрдә йөреп кайтты. Аннан соң аларның чыгышларын Уфа тамашачылары алкышлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot