news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Айдар Галимов Уфада хәйрия концерты бирә
Танылган җырчы, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Айдар Галимов чираттагы изгелек чарасын оештыра
Скопировать ссылку
(Уфа, 9 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Танылган җырчы, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Айдар Галимов чираттагы изгелек чарасын оештыра. Борис Самородов исемендәге Хәйрия фонды белән берлектә, “Айдар” театр-студиясе иҗат коллективы, яман шеш авырулы балаларга ярдәм максатында, мәдәни программа тәкъдим итә.
Уфа шәһәр мәдәният сараенда 11 апрельдә узачак бу игелекле чарада театр-студия тулы составта чыгыш ясый. Айдар Галимов әйтүенчә, яман шеш авыруына тарыган балаларның күпчелеге мохтаҗ һәм күп балалы гаиләләрдән, шуңа күрә нәкъ менә аларга беренче чиратта ярдәм кулы сузарга кирәк. “Шуны исәпкә алып, без үзебездән дә, хәл кадәренчә, ярдәм итәргә булдык”, - ди А. Галимов.
2007 елда Айдар Галимов, Борис Самородов исемендәге Хәйрия фонды белән берлектә инвалидларга ярдәм йөзеннән дә шундый ук хәйриячелек концерты оештырган иде. Моннан тыш Айдар Галимов ел саен 9 майда ветераннар өчен дә ачык һавада бушлай концерт күрсәтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot