Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айдар Галимов «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде
Мәртәбәле дәүләт бүләген җырчыга Бөтендөнья татар конрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.
(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Шул уңайдан Айдар Галимов Татарстан Республикасының мәдәни-рухи мирасын саклауга һәм баетуга зур өлеш керткәне өчен, Президент Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә, «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, мәртәбәле дәүләт бүләген җырчыга Бөтендөнья татар конрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз