Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айдар Галимов ни өчен әнисенең йөзен кызарткан? - "Шәһри Казан"
Миякә районының Олы Кәркәле авылында гомер итүе Бибинур һәм Миңлегани Галимовлар җырчы улларының төрле чагын хәтерли...
(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ", "Шәһри Казан"). Бүген ул - ике республиканың да халык артисты, Дәүләт җыелышы-Корылтайның элекке чакырылыш депутаты, чит төбәкләрдә "Башкортстан татары" маркасын югары тотучы шәхес. Ә бала вакытта тиктормас авыл малае булган, күршеләрнең абзарында янгын чыгуга да сәбәпче булган.
“Балачакта, никтер, һәрвакыт утка һәм шырпыга тартыла идем. Күрше малае белән аларның абзарына менеп, ут кабыздык. Миңа 6 яшь, күрше малае бер яшькә олырак. Ничек исән калганбыздыр. Зур янгын чыкты. Безне район үзәгенә допроска алып бардылар.
Иң кыены - әнинең “Улым, шулкадәр йөземә кызыллык китердең бит!” дип әйтүе булды. Күңелгә үтеп керерлек итеп әйтте. Гомер буе әнидән шул сүзне янә ишетмәс өчен тырышып яшәдем. Шулкадәр йөрәккә уелып калды. Уеннан уймак чыгару шулдыр инде”, — дип сөйләгән Айдар Галимов "ТМТВ" телеканалындагы "Сер булып калсын" тапшыруында.
Шул вакытта Бибинур апаның улы өчен гарьләнүе көчле булган, күрәсең...Беренче һәм соңгы тапкыр да шунда булгандыр, мөгаен, дип яза "Кызыл таң".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз