news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Галимов мәскәүлеләргә «Хыял…» концерт программасын тәкъдим итә

Тамашачыларны кунелле концерт программасы көтә.

( Казан, 1 март, "Татар-информ") 2017 елның 17 нче мартында «Космос» концерт залында Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Айдар Галимов «Хыял…» дип аталган яңа концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Программада шулай ук республика һәм бөтенроссия конкурслар лауреаты Зилия Бахтиева и Радмир Исмәгыйлев катнаша. Тамашачыларны кунелле концерт программасы көтә.

Безнең һәрберебез ниндидер хыял белән яши, шул хыялны тормышка ашырасы килә, һәрберебез аның чыга ашасына өметләнә. Айдар исә үз тыңлаучысына бергәләп хыялланырга тәкъдим итә.

Концерт 19 сәгатьтә башлана.

Айдар Галимов репертуарына татар, башкорт, рус, инглиз, үзбәк телләрендә 400 дән артык җыр тупланган. Шуларның дистәләгәне татар һәм башкорт эстрада музыкасының алтын фондына кергән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot