news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Галимов Илһам Шакировның китүен җырчыларның ятим калуына тиңли

Айдар Галимов бүген Уфадан Илһам Шакиров белән хушлашу, баш ию өчен килгән.

Айдар Галимов Илһам Шакировның китүен җырчыларның ятим калуына тиңли
Рамиль Гали,архив/Александр Эшкинин

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык артисты Айдар Галимов Илһам Шакировның китүен җырчыларның ятим калуына тиңли. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә бөек җырчы белән хушлашу мәрасиме башланыр алдыннан әйтте.

Айдар Галимов бүген Уфадан Илһам Шакиров белән хушлашу, баш ию өчен килгән.

"Илһам абый фидакарь эшләп бик зур мирас калдырды. Без җырчылар үзебезне бер яктан ятим калган кебек хис итсәк, икенче яктан бик зур җаваплылык өстәлә. Без аның эшен тиешле дәрәҗәдә дәвам итәргә тиешбез", диде Айдар Галимов.

Илһам Шакиров белән хушлашу мәрасиме хәзерге вакытта Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры залында бара. Бөек җырчының җәсәде куелган сәхнә яныннан өзлексез халык агымы үтә.

Илһам Шакиров белән хушлашуның рәсми өлеше 11.00 сәгатьтә башлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100