news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Галимов, Хәния Фәрхи вафат булу сәбәпле, Төркиядәге гастрольләрен туктатты

Җырчы Төркиядәге соңгы концертын Хәния Фәрхи истәлегенә багышлаган.

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Хәния Фәрхинең вафат булу хәбәрен ишеткәч, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов Төркиядәге гастрольләрен туктатырга мәҗбүр булган. Хәзерге вакытта Айдар Галимов Башкортстанның Тәтешле районында хушлашу чарасында катнаша. Бу хакта Башкортстанның БСТ телеканалы хәбәр итте.

“Бу турыда кичә концерт алдыннан ишеттем. Бу авыр концерт булды. Концертны аның истәлегенә багышладым. Ул бик авыр юл сайлады. Хатын-кызга бу юлдан барасы ансат түгел. Аңа да шулай иде. Ул үз эшен яратты, чын күңелдән хезмәт итте. Ул аңа эш кенә түгел, ә иҗат иде һәм болар барысы да ихлас, чын күңелдән. Шуңа күрә дә аны яраттылар, яратачаклар. Яратабыз”, - дип сөйләгән Айдар Галимов.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи 27 июльдә Башкортстанда вафат булды. Ул 29 июль көнне Казанда җирләнәчәк. Җырчыны соңгы юлга озату шул көнне Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында булачак. Озатуның рәсми өлеше сәгать 10да башлана.

Хәния Фәрхи (Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова (Халидуллина) — Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Башкортстан АССРның Тәтешле районында 1960 елның 30 маенда туган.

Хәния Фәрхинең репертуарында 300дән артык җыр бар. Алар арасында иң популярлары - "Әлдермешкә кайтам әле", "Сагынам сине, Питрәч", "Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә", "Онытылыр димә", "Казан кичләре", "Кышкы чия".

Хәния Фәрхи белән хушлашу 29 июльдә булачак. Җырчы Казанда җирләнәчәк. 

Хәния Фәрхи турында истәлекләрне Интертат газетасында укырга мөмкин. Intertat.tatar электрон газетасында Хәния Фәрхинең иң популяр җырлары белән танышырга була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100