news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Галимов: Фатих Кәрим кебек шәхесләр мисалында тел һәм әдәбият яшәячәк

Җырчы татар шагыйренең үлемсезлеге һәм батырлыгы янәдән исбатланып, туган җиренә кайтты дип саный.

Айдар Галимов: Фатих Кәрим кебек шәхесләр мисалында тел һәм әдәбият яшәячәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 29 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов фикеренчә, татар шагыйре Фатих Кәрим кебек шәхесләр мисалында батырлык, тел һәм әдәбият яшәячәк. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Бишбүләк районы Ает авылында шагыйрь Фатих Кәримнең яңартылган музее ачылышында сөйләде.

“Фатих Кәримнең батырлыгы, үлемсезлеге тагын бер кат исбатланып, туган җиренә кайтты. Шуның өчен шатландым. Үземнең да игътибарым кергәнгә горурланам. Бу бит киләчәк буыннар өчен зур мирас. Фатих Кәрим кебек шәхесләр мисалында батырлык, тел, шигърият һәм әдәбият яшәячәк”, - диде ул.

Җырчы әлеге музейның элек нинди булганын белүен әйтте. ”Экспонатлар хәтта идәндә яталар иде. Бик зур һәм кирәк эш эшләнде. Монда батырлыкның чикләре юк. Шуны аңладым: балачактан ук Фатих Кәрим шигырьләре безнең күңелдә яши”, - диде ул.

“Мин шушы якны белүем һәм якташ булуым белән бәхетлемен. Музей ачылу, чыннан да, зур тантана”, - дип сөйләде Айдар Галимов.

  • Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында туа. Бөек Ватан сугышына кадәр һәм сугыш елларында иң актив иҗат иткән шагыйрьләрнең берсе. Сугыш башланыр алдыннан “халык дошманы” дип гаепләнеп кулга алына. Фронтка китәргә теләк белдереп үтенечләр язгач, аны сугышка җибәрәләр. 1945 елның 19 февралендә Кенигсберг тирәсендә һәлак була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100