Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Айдар Галимов ерак иҗат сәфәренә чыкты
Бу юлы ул ерак Себер якларына ук барып җитә
(Уфа, 7 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Танылган җырчы, Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Галимов чираттагы иҗат сәфәренә чыгып китте. Бу юлы ул ерак Себер якларына ук барып җитә.
“Айдар” театр-студиясе өчен быелгы сәнгать елы аеруча истәлекле һәм тарихи. Айдар Галимовның зур сәхнәдәге 20 еллык иҗатына багышланып әзерләнде яңа программа. “20 ел җыр белән” дип аталган бу тамашаны “Айдар” театр-студиясе Казанда һәм Самар тарафларында күрсәтеп тә кайтты инде.
Әле Айдар Галимов үзенең иҗатташ дуслары белән, һәр елдагыча, Себер якларына да юлланды. Ә гастрольләр иртәгә Башкортстанның Учалы шәһәрендә башланып китә. Иртәгә соңга талант ияләре Чиләбе өлкәсенең Миәс шәһәрендә чыгыш ясый. Ә 10 декабрь көнне аларны Чиләбе шәһәрендәге җыр-моң сөючеләр көтә. 12 декабрь көнне Омск шәһәрендә, ә 13 декабрь көнне Новосибирскида күрсәтә “Айдар” театр-студиясе яңа тамашасын. Әлеге сәфәргә чыгар алдыннан “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәдә Айдар Галимов Новосибирск шәһәрендә беренче тапкыр чыгыш ясавын әйтте.
Әлеге юбилей тамашасына Айдар Галимов элекке хитларын да, яңа җырларын да керткән. Ә егерме еллык иҗат чорында популяр җырчы үз репертуарына 350дән артык җыр туплаган инде.
Ерак Себер тарафларыннан әйләнеп кайткач, Айдар Галимов Казанга юллана. Анда ул 18 декабрь көнне үтәчәк “Татар җыры-2010” фестивалендә катнашачак. Элеккеләрендә һәр елны “Алтын барс” премиясен ала килде талантлы якташыбыз. Быел да сынатмас ул, шәт!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз