news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Айдар Галимов авылдашларына – Бөек Ватан сугышы ветераннарына обелиск ачты

Обелискны ачуга күрше районнардан, Уфадан, Мәскәүдән, Казаннан кунаклар, Айдар Гани улының дуслары, обелискны куюга өлеш керткән химаячылар килде

(Казан, 7 май, "Татар-информ"). Башкортстанның Миәкә районы Олы Кәркәле авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларга обелиск ачылды. Истәлекле мемориал булдыру башлангычы белән шушы авылда туып үскән Башкортстанның һәм Татарстанның халыҡ артисты, Башкортстанның Дәүләт Җыелышы депутаты Айдар Галимов чыгыш ясады, дип хәбәр иттеләр «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсеннән "Башинформ.рф"га. Обелиск куюда җырчының дуслары — Уфа, Башкортстанның башка калалары һәм Мәскәү эшкуарлары, ябай кешеләр, авылдашлар ярдәм күрсәтте, диелә кичәге хәбәрдә.

Җырчының ике бабасы да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Әнисе ягыннан бабасы Галим Нәгыйм улы Хәбиров сугышның иң авыр тәүге көннәрендә үк яуга китә һәм авыр яраланып ҡайта. Әтисе ягыннан бабасы, кече сержант Бәхтигани Мөхәмәтгали улы Галимов 1941 елның сентябрендә фронтта хәбәрсез югала. Менә күп еллар инде аның якыннары бабасының һәлак булган урынын ачыкларга тырыша.

2013 елның 14 сентябрендә Бөек Ватан сугышында катнашучы Миңлегәрәй Фәрукша улы Әхмәтшин, Айдар Галимов һәм Фаил Галимов обелискка нигез ташы салган иде.

Обелискны ачуга күрше районнардан, Уфадан, Мәскәүдән, Казаннан кунаклар, Айдар Гани улының дуслары, обелискны куюга өлеш керткән химаячылар килде. Тантана мәктәптә ветеран укытучыларны котлаудан башланды. Белем учагы алдындагы мәйданда теләгәннәр кыр кухнясында пешерелгән солдат боткасы белән сыйланды.

Обелискты ачу тантанасында Дәүләт Җыелышы депутатлары Айдар Галимов, Наил Баһаветдинов, Илдус Гомәров, Ринат Райманов, Руфина Шаһапова, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рәмзил Ишһарин, Миәкә һәм Бишбүләк районнары башлыклары катнашты. Тантаналы чара «Айдар» театр студиясенең концерты белән тамамланды, диелә әлеге хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100