news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Айдар Фәйзрахмановның фольклор музыкасы ансамбле Санкт-Петербургта чыгыш ясады

Концертта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллин, Россиянең халык артисты Лариса Долина һ.б. иҗат коллективлары катнашты.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). 19 ноябрьдә Санкт-Петербургның «Боз сарае» спорт-концерт комплексында Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары концерты булды. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концертны Россия Дәүләт Думасы депутаты Евгений Марченко, Санкт-Петербургның Выборг районы хакимияте, Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге оештырды.

Концерт программасы башланыр алдыннан Дәүләт Думасы депутатлары Евгений Марченко һәм Равил Хөснуллин, Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. 

Концертта Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллин, Россиянең халык артисты Лариса Долина һ.б. иҗат коллективлары катнашты.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100