news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Фәйзрахманов үзенең авторлык программасын тәкъдим итә

Концерт бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 18:30 сәгатьтә башлана.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов үзенең “Алып калыр өмет...” дип исемләнгән авторлык программасын тәкъдим итә.

Концерт Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә була һәм 18:30 сәгатьтә башлана. Программа 22 ноябрьдә кабатланачак.

Айдар Фәйзрахмановның “Алып калыр өмет...” авторлык әдәби-музыкаль композициясе үткән сезонда чыккан “Олы юл әйтте...” циклының дәвамы. Программа Айдар Фәйзрахмановның нигездә үзе язган җырларыннан төзелгән. Артист сәхнәдән яраткан шагыйрьләре Рөстәм Мингалим, Мөдәррис Әгъләм, Илдар Юзеев шигырьләрен сөйләячәк.

Филармониянең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, “Алып калыр өмет” концертында Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдинов; Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Айдар Фәйзрахманов), “Мирас” инструменталь ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин), Халыкара конкурслар лауреатлары Екатерина Коврикова (фортепиано), Ильяс Камал (виолончель) катнаша.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына әлеге концертны онлайн күрсәтәчәк. Онлайн карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/131/
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100