Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айдар Фәйзрахманов: ”Яңа дулкын” халыкара конкурсын Казанга күчерү өчен зур концерт залы кирәк”
Мондый ихтыяҗ 5 ел элек үк булган
(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казанга “Яңа дулкын” (“Новая волна”) халыкара конкурсын Юрмаладан Казанга күчерү буенча сүзләр йөри.
Бу уңайдан Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов бүген журналистлар белән очрашуда үз фикерен белдерде. “Мондый күләмле конкурсларның Казанга күчерелүе бик уңай күренеш дип саныйм, әмма аларны уздыру өчен зур концерт залы кирәк. Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә дә зур күләмле мәдәни чаралар уздырырга, чит төбәкләрдән, чит илләрдән бөтен дөньяга танылу алган артистларны чакырырга мөмкин булыр иде, тик зур тамаша залы булмау гына туктатып кала”, - дип саный ул.
Айдар Фәйзрахманов Универсиада уеннарын уздыра алган республиканың 2,5-3 мең тамашачы сыйдырырлык концерт залы төзергә мөмкинлеге бар дип саный.
Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Нуруллин исә зур концерт залы булдыру турында тәкъдимнәрнең инде 5 ел элек булуын искәртте. “Без мондый тәкъдим белән ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать иткән идек, хәзер исә күп тамашачы сыйдырышлы зал булдыруны вакыйгалар үзе таләп итә. Шул очракта гына без андый күләмле чаралар уздыра алачакбыз”, - ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз