news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Фәйзрахманов туган авылына клуб ачылышына кайта

Татарстанның халык артисты үз авылы сәхнәсенә 46 ел аяк басмаган булган.

Айдар Фәйзрахманов туган авылына клуб ачылышына кайта
Салават Камалетдинов

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”, Назлыгөл Мәсәлимова). Татарстанның халык артисты, опера җырчысы, дирижер Айдар Фәйзрахманов 15 июльдә Арча районындагы Урта Бирәзә авылы клубы ачылышына Татарстанның дәүләт фольклор музыка ансмабле белән кайта. Бу хакта ансамбльнең сәнгать җитәкчесе “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

  • Клуб 2012 елда эшли башлаган Татарстан Президенты программасы буенча төзелгән. 

"Башта элеккеге мәчет бинасын клуб итеп файдаланганнар иде. Заманында ул мәчетне минем бабаемның бабасы Мөхәммәтшәриф киңәйткән булган. Мәчеткә йөрүче күбәйде дип язган хатын әле дә архивта саклыйм.  Бер нәсел авылның мәдәни, рухи ягын кайгырта дисәң була. Клуб ачу эшен мин беренчеләрдән булып башлап йөргән идем. Авылга юллар салу, газ-су кертү белән абыем Альберт шөгыльләнеп йөрде. Берничә гасыр торган, идәннәре, түшәмнәре ишелеп беткән иде. Авыл советы, Арча башлыгы Илшат Нуриев, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан клуб бик матур итеп эшләнде. Нәтиҗәсен 15 көнне халык карамагына тапшырабыз.” - дип сөйләде халык артисты.

“Репертуарыбыз бик бай. Ачылышны планлаштырып куйдым инде. Башта балаларны, авылдагы үзешчәннәрне күрсәтергә, аннары исә фольклор ансамбле чыгыш ясаячак,” – дип ачылышка кагылышлы планнары белән уртаклашты Айдар Фәйзрахманов.

Айдар Фәйзрахманов Урта Бирәзә клубы сәхнәсенә алты яшеннән үк аяк баскан. “Мин шул авылда үстем. Шул авыл нигезеннән чыктым. Шәхес буларак та клуб ачылышы минем өчен бик күркәм һәм кадерле. Клубта минем әти-әниләрем “Галиябану”ны куйдылар, авыл халкы төрле спектакльләр оештырып кына торды, авылдан-авылга концерт белән йөрделәр. Бу клубта минем соңгы чыгыш 72 елда иде. Шуннан бирле авыл сәхнәсенә аяк басканым булмады. Янәдән, ничә еллар узганнан соң, мин авыл клубы сәхнәсенә аяк басачакмын”, – дип сөйләде Айдар Фәйзрахманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100