news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Фәйзрахманов татар музыка сәнгатен алга сөрү эше сүлпән баруын билгеләп узды

“Мин телевидениедә консерваторияне, музыка мәктәпләрен тәмамлаучыларны күрмим”, - диде ул.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Продукт була торып, шуны алга этәрә алмыйбыз”, - дип белдерде Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов Дәүләт Советы утырышында. 

Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыка ансамбле җитәкчесе татар музыка сәнгатен республикадан читтә алга сөрү әһәмиятенә басым ясады. Аның фикеренчә, бу мәсьәләдә төп басымны телевидение, радио, Интернетка юнәлтергә кирәк. “Без бүген анда нәрсә күрәбез. 99 проценты арзан попса. Мин консерваторияне, музыка мәктәпләрен тәмамлаучыларны күрмим, балалар һәм милли тапшырулар юк”, - дип белдерде Айдар Фәйзрахманов.

Ул Дәүләт фольклор музыкасы ансамблен Төркия, Монголия, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, башка илләргә чакыруларын билгеләп узды. “Без анда шул дәүләтләр хисабына гына бара алабыз. Монда безгә тәүлек ("командировочное") акчасы гына бирелә”, - дип зарланды Айдар Фәйзрахманов. Ул ансамбльгә грант акчасы 6 млн сум булуын, ә Ваһапов фестиваленә елына 13 млн сум бирелүен чагыштырып, шундый зур аермага карата канәгатьсезлеген дә белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100