news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Фәйзрахманов: Мине татар аһәңен дөнья күләменә чыгару өмете яшәтә

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов үзенең “Алып калыр өмет...” дип исемләнгән авторлык программасын тәкъдим итте.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов үзенең “Алып калыр өмет...” дип исемләнгән авторлык программасының фәлсәфәсе итеп “Тормышта кешене өмет алып бара» дигән фикерне чыгарды.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үткәрелгән әдәби-музыкаль кичә форматындагы концерт Айдар Фәйзрахманов башкаруында Рөстәм Мингалим һәм Илдар Юзеев шигырьләреннән, Айдар Фәйзрахмановның танылган татар шагыйрьләре шигырьләренә язылган җырларыннан төзелгән иде.

Концерт алдыннан Айдар Фәйзрахманов “Татар-информ” хәбәрчесенә үзен нинди өмет яшәтүе турында да әйтте: “Ташкын кебек музыка дөньясы. Без шушы музыка океаны эчендә яшибез. Әмма дә ләкин шушы музыка океаны эчендә минем кечкенә генә үз чишмәм бар - минем өмет чишмәм. Мин шушы өмет чишмәмнең челтерәвен, аның моңнарын бүген халкыма җиткерәсем килә, - диде ул. - Монда катнашучы артистлар да үзләренең иҗат чыганаклары белән шушы чишмәгә коялар. Безнең бөтенебезнең дә өмете бер, кыйблабыз бер – ул безнең татар халкына чын милли итеп, матур итеп хезмәт кылу һәм аны бөтен дөнья күләмендә таныту. Минем алдагы максатым да шул! Ник дигәндә, кырык илдә булган фольклор ансамбле чыгышлары буенча курыкмыйча әйтә алам – гарәпләр дә, кытайлар да, монголлар да, немецлар да, итальяннар да, французлар да – кайда гына барсак та, безнең моңнарыбыз, безнең җырларыбыз күтәреп алына. Татар җыры дөнья күләменә чыга ала, чөнки татар аһәңе дигән аһәң бар. Анды чын миллилек тә, мелодик агылыш та ята. Без дөнья күләмендә иҗатыбыз белән дә танылырга лаеклы халык. Без “КамАЗ”ларыбыз белән танылдык, безне нефть республикасы буларак беләләр, без дөньякүләм чаралар үткәрә беләбез. Инде татарның сәнгате менә шундый була ул дип күрсәтергә тиешбез. Мине менә шушы өмет яшәтә”.

“Алып калыр өмет...” концертында Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, халыкара конкурслар лауреатлары Алинә Прокофьева-Кәримова, Азат Кәримов, Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдинов, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге “Мирас” инструменталь ансамбленә, Ильяс Камал виолончеленә кушылып, Айдар Фәйзрахмановның яңа җырларын башкарды. Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле җитәкчесе буларак, Айдар Фәйзрахманов ансамбль номерларын да мул керткән иде.

Концертта шактый җырларның премьерасы булды. Программаның фәлсәфи фикере салынган өмет турындагы җырны Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров яңгыратты.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына әлеге концертны онлайн күрсәтте. 22 ноябрьдә концерт Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә кабатлап күрсәтеләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100