news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Фәйзрахманов: Концертымның фәлсәфәсе - тормышта кешене өмет алып бара

"Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Айдар Фәйзрахмановның “Алып калыр өмет...” концертын онлайн күрсәтә.

(Казан, 16 ноябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов үзенең “Алып калыр өмет...” дип исемләнгән авторлык программасы концерты башланып китте. Тамаша тулы залда бара. Залда Татарстан Дәүләт советы депутаты, халык шагыйре Разил Вәлиев тә бар.

"Бу концертта мин тамашачыга үземнең кечкенә генә бер фәлсәфәмне җиткерергә телим - тормышта кешене өмет алып бара, - диде концерт башланыр алдыннан Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов "Татар-информ' хәбәрчесенә.. - Без социализм чорында коммунизмга барып җитү өмете белән яшәдек - барып чыкмады. Әмма шул вакыт эчендә дә кешеләр үз өметләре белән яшәделәр. Балалар үстерү һәм ул балаларның яхшы кеше булу өмете. Шушы өмет минем концертымның фәлсәфәсе. Концерт шагыйрь Рөстәм Мингалим сүзләре белән "Алып калыр өмет...” дип атала. Без киләчәкне фаразлыйбыз, гомеребез буена өмет белән яшибез..."

Айдар Фәйзрахмановның “Алып калыр өмет...” авторлык әдәби-музыкаль композициясе үткән сезонда чыккан “Олы юл әйтте...” циклының дәвамы. Программа Айдар Фәйзрахмановның нигездә үзе язган җырларыннан төзелгән. Артист сәхнәдән яраткан шагыйрьләре Рөстәм Мингалим, Мөдәррис Әгъләм, Илдар Юзеев шигырьләрен сөйли.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы әлеге концертны онлайн күрсәтә

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100