news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Фәйзрахманов композиторларны шигырь китаплары укырга өйрәтә

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы әлеге концертны онлайн күрсәтте.

(Казан, 16 ноябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үткән “Алып калыр өмет...” дип исемләнгән авторлык программасы аша татар композиторларына татар шагыйрьләренең шигырь җыентыкларын укып җырлар язу буенча осталык дәресе бирде. Концертта Айдар Фәйзрахмановның татарның күренекле шагыйрьләре шигырьләренә язылган җырлары яңгырады. Җырларны Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге "Мирас" инструменталь ансамбленә һәм яшь музыкант Ильяс Камалның виолончелегенә кушылып Рөстәм Насыйбуллин, Сиринә Зәйнетдинова, Алинә Прокофьева-Кәримова, Азат Кәримов, Илгиз Мөхетдинов, Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри башкарды. Фортепианода - Екатерина Коврикова.

Җырлар Илдар Юзеев, Роберт Әхмәтҗанов, Зөлфәт, Сания Әхмәтҗанова, Илсөяр Иксанова шигырьләренә язылган.

Программага Татарстан Республикасы фольклор ансамбле чыгышлары да кертелгөн иде. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе - Айдар Фәйзрахманов.

"Алып калыр өмет..." программасы "Олы юл әйтте..." циклының икенче концерты.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына әлеге концертны онлайн күрсәтте.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100