news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ансамбль Берләшкән Гарәб Әмирлекләреннән кайтты

“Зәйед Шәех мирасы” фестивалендә татар фольклор ансамбле 55 тапкыр чыгыш ясаган.

 (Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле кичә, ягъни 26 декабрьдә Берләшкән Гарәб Әмирлекләреннән кайтты, дип хәбәр итә Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте.

Ансамбль ерак сәфәргә Россия Федерациясенең Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендәге Тулы вәкаләтле һәм Гадәттән тыш илчесе Александр Ефимов чакыруы буенча “Зәйед Шәех мирасы” фестивалендә катнашу өчен барган. Фестиваль әлеге ил Президенты хакимияте булышлыгы белән быел 24 ноябрьдән киләсе елның 7 гыйнварына кадәр уздырыла, вакыт буенча Гарәб Әмирлекләренең Милли көнен һәм Россия белән Берләшкән Гарәб Әмирлекләре арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуның 45 еллыгын бәйрәм итүгә туры килә.

Татарстанның танылган татар ансамбле 5 декабрьдән 25енә кадәр фестивальдә 55 тапкыр чыгыш ясаган. Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концертын Абу-Дабида Россия илчесе дә тамаша кылган. 18ендә Татарстан ансамбленың чыгышларын илнең үзәк телеканалы туры эфирда күрсәткән. Берләшкән Гарәб Әмирлекләре җәмәгатьчелеге, фестиваль кунаклары һәм анда катнашучылар Татарстан коллективын “иң югары һөнәри” буларак бәяләгән.

Россия белән Берләшкән Гарәб Әмирлекләре арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуның 45 еллыгына куелган концертта Россиянең халык артисты, пианист Владимир Овчинников та катнашкан. Ул да ансамбль эшчәнлегенә соклануын белдергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100