news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Фәйзрахманов филармония тамашачыларына “Татар-информ”ны укырга киңәш итә

Без, “Татар-информ” белән даими рәвештә күрешеп, аралашып торабыз, ди ул.

Айдар Фәйзрахманов филармония тамашачыларына “Татар-информ”ны укырга киңәш итә
Расих Фасхутдинов

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең һәм фольклор дәүләт музыкасы ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгын укырга тәкъдим итә. Бу хакта ул Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештырган хәйрия концертында әйтте.

“Безнең Татарстаныбызда зур, мәртәбәле футбол ярышы бара. Анда Россия командасының да уйнавы безгә кызык чара булып тора. Бу чара белән бәйләп, Александр Мозаффаров дигән балага хәйрия концертын да уздырабыз. Филармония бакчасында мондый чаралар 8 тапкыр уза. Концертның ачык һавада узуы халык өчен дә кызыклы. Рамазан ае булу да аерым бер мөнәсәбәт уята. Бу - филармониягә, артистларга карата да мөнәсәбәт. Монда булган һәр артист бу хәйриядә катнашты. Анатолий Шутиков җитәкчелегендә, шушы балага дип, үз өлешләрен керттеләр. Концерт барышында да халыкның читтә калмаганын күрәбез. Мондый чаралар җәй көне генә түгел, даими рәвештә уздырыла, чөнки кешенең рухи халәтендә, яшәүдә өмет булдыруда сәнгатьнең, музыканың өлеше бик зур. Бүген безне тыңлап торган тамашачыга “Татар- информ” мәгълүмат агентлыгын карасыннар, тыңласыннар дип әйтәсем килә, чөнки без алар белән даими рәвештә күрешеп торырга да, аралашып торырга да риза, һәрберсенә исәнлек-саулык телим”, - диде Айдар Фәйзрахманов.

27 июньдә 19 сәгатьтә паркта Татарстан Республикасы филармония джаз оркестры хәйрия концерты булачак.

Концерт вакытында җыелган акча 7 яшьлек Әнисә Гарипова гаиләсенә тапшырыла. Әнисәдә ДЦП диагнозы. Әнисә Казанның «Добрые руки» реабилитация үзәгендә түләүле дәвалану курслары уза.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100