Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айдар Фәйзрахманов «Дуслык» ордены белән бүләкләнде
Татарстанның халык артистына орден бирү турындагы указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйган.
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов «Дуслык» ордены белән бүләкләнде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге хәбәр итте.
Татарстанның халык артистына орден бирү турындагы указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйган.
«Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 30 мартында имзаланган указы белән, мәдәнияткә һәм сәнгатькә керткән зур өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең һәм Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов «Дуслык» ордены белән бүләкләнде. Котлыйбыз!», — диелде хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз