news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Фәйзрахманов: Без беркайчан да Майкл Джексон, Мадонна дәрәҗәсенә менә алмаячакбыз

Татар аһәңен эстрада белән бутарга ярамый, дип саный җырчы. Аның фикеренчә, һәрбер сәнгатьнең нигезендә миллилек булырга тиеш.

 (Казан, 26 март, «Татар-информ», Алёна Низамова). Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Ком сәгате» тапшыруының чираттагы кунагы булды. Әңгәмә барышында ул бүгенге татар эстрадасына карата үз мөнәсәбәтен белдереп: «Эстраданы мин җиңел сәнгать дип кабул итәм», - диде. Аның фикеренчә, тамашачыны утлар, сәхнәдәге декорация, сәхнәдә биеп йөргән кызлар-егетләр белән генә шаккаттырып булмый. Һәрбер сәнгатьнең нигезендә миллилек ятарга тиеш. Татар аһәңен эстрада белән бутарга ярамый, дип саный җырчы. 

«Без бервакытта да Майкл Джексон, Мадонна дәрәҗәсенә менеп җитә алмаячакбыз. Эстрада юнәлешендә барсак та, бу дөнья күләмендәге танылган шәхесләр, аларның мөмкинчелекләре, тамашачысының күләме икенче. Ә татар тамашачысына мондый сәнгать кирәкме?» -  дигән сорау куйды Айдар Фәйзрахманов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100