news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Фәйзрахманов: Башка халыклар татар фольклор музыкасын мөкиббән китеп кабул итә

Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле 40 илдә чыгыш ясаган.

 (Казан, 27 март, «Татар-информ», Алёна Низамова) Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов белдерүенчә, ансамбль 40 илдә чыгыш ясаган. « Башка халыклар безне мөкиббән китеп кабул итәләр», - дип сөйләде ул «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Ком сәгате» тапшыруында. Аның фикеренчә, тамашачының мондый мөнәсәбәте - тантананын иң югары ноктасы.

«Гарәпләрне безне ничек итеп кабул итүләрен күрсәгез сез! Без җырлаганда, аларның иң зур түрәләре сәхнәгә тезелешеп менә, алкышларга күмеп, кочакалап, рәхмәтләрен белдерәләр. Суданда, Туниста, Төркемәнстанда - барлыгы 40 илдә чыгыш ясадык. Шуның иң күңелгә кергәне Гарәп Әмирлеге булды», - дип хатирәләре белән уртаклашты ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100